«Гаҗәеп әкиятләр дөньясы»: әдәби уен (6+)
17 март көнне 23 нче санлы китапханәдә, Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Безнең тамырлар» программасы кысаларында, балалар өчен «Гаҗәеп әкиятләр дөньясы» дигән әдәби уен уздырылды. Балалар «әкият» сүзенең барлыкка килү тарихы һәм халык әкиятләренең нинди төркемнәргә бүленүе турында белде. Рус фольклор мирасын саклауга үзеннән зур өлеш керткән әкиятләр җыючы һәм рус мәдәнияте белгече Александр Афанасьев шәхесе белән таныштылар. |